«Прометей» фәнни-популяр әдәбият клубында очрашу (18+)

P_20210117_135717_p
IMG-20210117-WA0009
P_20210117_140736_p

Нәрсә ул галәм? Ул кайда һәм ничек барлыкка килгән? Аның чикләре бармы? Зур шартлау нәрсә ул? Шәһәр Үзәк китапханәсендә узган «Прометей» фәнни-популяр әдәбият сөючеләр клубының чираттагы утырышында әлеге һәм башка бик күп сорауларга җавап эзләделәр. Анда Стивен Хокингның «Краткая история времени» китабы буенча фикер алыштылар. 
Чарага килүчеләр галәмнең барлыкка килүе турындагы төрледән-төрле тәгълимәтләр турында сөйләште, китапханәче Стивен Хокинг һәм аның хезмәтләре турында мәгълүмат бирде. Клублылар өчен галәм үсеше турындагы китаплардан күргәзмә тәкъдим ителде. 

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: